ЯҢАЛЫКЛАР


18
гыйнвар, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән ит, сөт, яшелчәчелек һәм умартачылык продукциясен сатуда ярдәм күрсәтү максатыннан Ленин урамында урнашкан "Эссен" сәүдә үзәге янындагы мәйданда сәүдә павильоннары урнаштырылган .Павильоннарда урыннар бушлай биреләчәк. 

19 гыйнварда христианнар Крещение бәйрәмен билгеләп үтә. Крещение алды кичендә һәм бәйрәм көнне чиркәүләрдә гыйбадәт кылу һәм суны изгеләндерү йоласы башкарыла.

Халыкны кулланучы хокуклары белән таныштыру буенча мәгълүмати-аңлату эше кеше хокукларын мөстәкыйль рәвештә өйрәнүне күздә тота. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органының эчке базарын үстерү һәм алып бару бүлеге белгечләре тарафыннан халыкның массакүләм җыелу урыннарында мәгълүмати акция уздырылды. 

Иртәгә, 19 гыйнвар көнне алмашынучан болытлы һава торышы көтеләчәк. Урыны белән акрын кар. 


17
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

"Дорсигнал" Әлмәт районы һәм шәһәренең муниципаль унитар предприятиесы 18, 19, 20, 21 гыйнвар көннәрендә 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр агропоселокта Төзүчеләр-Объездная урамнары киселешендә, "Алнаска" борылышта  светофорларның сүндерелүе турында кисәтә. 

Гражданнарның мөрәҗәгатьләре буенча Әлмәт шәһәре, Багаутдинов урамында шәхси йортлар янында урнашкан дворга керү урынында хокуксыз рәвештә шлагбаум урнаштырылганы ачыкланды.

"Урамда йөрергә чык" кышкы фестивале кысаларында 18 гыйнварда 15.00 сәгатьтә Буалар шарлавыгының балалар мәйданында "Чукындыру киче" узачак. Әлмәтлеләрне йола уеннары, анииматорлар, тематик фотозона һәм башка кызыклы әйберләр көтәчәк. 

 

21 гыйнварда шәһәребезнең 1нче балалар музыка мәктәбендә Рәис Нәгыймов исемендәге II "Урсал тауда" бөтенроссия бәйгесе узачак. Бәйгенең жюрисы 1нче балалар музыка мәктәбен тәмамлаган танылган музыкантлар: Казан консерваториясе доценты Антон Попов, "Терема" Санкт-Петербург ансамбле солисткасы Анастасия Упанова. 

25 гыйнвар көнне сәгать 9.00 Әлмәт шәһәре, Герцин урамы 86 "А" адресы буенча урнашкан Мәшьгульлек үзәгендә "Эш табарга теләүчеләр өчен вакансияләр ярминкәсе" узачак.

Иртәгә, 18 гыйнвар көнне алмашынучан болытлы һава торышы көтеләчәк. Урыны белән акрын кар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International