ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2018 ел
сишәмбе

Бүген, 17 апрель көнне, Әлмәттә аязучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез. Минималь температура төнлә 0..-3º, максималь температура көндез +6..+10º. 

Беренче бөтенроссия студентлар телеканалы 2018 елның 25 февральдә тапшыруын башлады. Телеканал студентларда актив гражданлык позициясен формалаштыру, шулай ук яшьләр проектларын һәм инициативаларын тормышка ашыруның уңышлы тәҗрибәсен тапшыру, яшьләр журналистикасын камилләштерү һәм югары уку йортларының казанышларын федераль дәрәҗәдә алга таба чыгару максаты белән булдырылды.

15 марттан алып IX "Яңа караш" Бөтенроссия социаль рекламасы бәйгесенә регистрация үтү һәм эшләрне кабул итү башланды. "Яңа караш" - 2009 елдан бирле уздырыла торган социаль реклама өлкәсендә иң зур яшьләр проекты. Бәйге социаль статуслары һәм хәленнән бәйсез яшьләргә җәмгыятьтәге актуаль мәсьәләләргә карата мөнәсәбәтләрен белдеререгә һәм аларны хәл итү юлларын күрсәтергә мөмкинлек бирә.

Әлмәттә яшь машина йөртүчеләргә үзләрен сынап карау һәм үзара көрәшү мөмкинлеге тудырылды. 13 апрель көнне ДОСААФ полигонында «Яшь машина йөртүче – 2018» бәйгесендә 4 командада 20 кеше осталыкларын күрсәтте. 

Бүген, 17 апрель көнне 10.00 сәгатьтә 1нче гимназиядә "Ата-аналарның бердәм республика имтиханын тапшыру акциясе" республика акциясе узачак.

Әлмәтлеләр электрон почталарына юл хәрәкәте өлкәсендә административ хокук бозулар буенча карарларны һәм фото- һәм видео төшерү системалары ярдәмендә ясалган юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу материалларын алу мөмкинлеге белән куллана алалар. Алар расланган көнне ук җибәреләчәк.

«Шушы яктан, шушы туфрактан без!» девизы астында 12 апрель көнне районда 1985 елдан бирле авыл мәдәният йортларының үзешчән халык сәнгате коллективларының традицион отчет концертлары старт алды. Быел алар Әлмәт шәһәренең 65 еллыгына, Бөтенсоюз Ленин коммунистлар яшьләр берләшмәсенең 100 еллыгына, Лев Толстой туган көненнән 190 еллыгы тулуга багышланган. 


16
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

Шәһәр һәм район хезмәтләре җитәкчеләре белән киңәшмә яңа кадрлар билгеләнеше турында белдерүдән башланды. 27 февральдән алып Дәүләт учреждениесы - Татарстан Республикасындагы Россия Федерациясе социаль иминиятләштерү фондының региональ бүлегенең 10нчы номерлы филиалы директоры итеп Гөлнара Рахматуллина билгеләнде.

14 апрель көнне ТР көньяк-көнчыгышының спорт тормышында тагын бер күренекле вакыйга узды - регионның яшәү урыннары буенча формалаштырылган һәвәскәрләр төркемнәре арасында "Нефтяник" ӘХК бүләкләренә хоккей буенча финал матчлар үткәрелде һәм ярышлар тантаналы рәвештә ябылды. Быел алар инде 6-нчы тапкыр үткәрелде. 

12 апрель көнне КФУның IТ-лицеенда, "Өченче яшь университеты" программасы кысаларында, пенсионерлар арасында Татарстан Республикасындагы "Россия пенсионерлары берләшмәсе" ҖЧҖнең региональ бүлеге һәм Татарстан Республикасындагы Россия Пенсия фонды бүлеге тарафыннан оештырылган  чираттагы «Компьютер Land: «Өченче яшь»-2018» республика компьютерда күп төр ярышлары бәйгесенең  II этабы узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International