«Шушы яктан, шушы туфрактан без!» девизы астында 12 апрель көнне районда 1985 елдан бирле авыл мәдәният йортларының үзешчән халык сәнгате коллективларының традицион отчет концертлары старт алды.
Быел алар Әлмәт шәһәренең 65 еллыгына, Бөтенсоюз Ленин коммунистлар яшьләр берләшмәсенең 100 еллыгына, Лев Толстой туган көненнән 190 еллыгы тулуга багышланган. Халык иҗаты марафонын Иске Суркино, Яңа Суркино һәм Васильевский авыл җирлекләренең иҗади коллективлары ачып җибәрде, аларның җыелма концерт программасы Иске Суркино авыл җирлегенең Мәдәният йортын сәхнәсендә үтте.