«ӘМР Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты» Татарстан Республикасы Экология министрлыгы Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белән бергә санитар-экологик икеайлык кысаларында «Эковесна 2018» бәйгесен оештыра. Бәйгенең максаты булып халыкның туган якның табигатен саклау мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлтелгән эшчәнлеген активлаштыру тора.
17 апрель көнне Татарстанда ата-аналар җәмгыятен татар теле буенча бердәм республика тестын һәм төп дәүләт имтиханын үткәрү процедурасы белән таныштыруга юнәлтелгән "Ата-аналар тарафыннан бердәм дәүләт имтиханынтапшыру көне" республика акциясе оештырылган иде.
17 апрель көнне 2нче мәктәптә Әлмәт муниципаль районы сәламәтлек саклау учреждениелары арасында XIV "Сәламәтлек" спартакиадасы кысаларында медицина учреждениелары командалары арасында бадминтон буенча ярышлар узды. Ярышларда 6 медицина учреждениесыннан 11 хезмәткәр катнашты.
Язгы-җәйге янгын куркынычы булган чор якынлашып килә, шулай ук беренче май һәм башка бәйрәмнәр алдыннан янгын күзәтчелеге Әлмәт муниципаль районында яшәүчеләргә, янгын куркынычсызлыгының гади таләпләрен үтәргә сорап, мөрәҗәгать итәргә тели.
19 апрель көнне 10.00 сәгатьтә «Нефтьче» мәдәният сараенда ТР ветераннары арасында «Балкыш» үзешчән башкаручылар фестиваленең зона этабы узачак. Бу уникаль фестиваль Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уздырыла. Аның төп максаты булып милли мәдәниятне саклап калу, ветераннар арасында иҗатны популярлаштыру, балалар һәм яшьләрдә кыйммәтләр системасын формалаштыру тора.
18 апрель көнне сәг. 09.00 алып 17.00 сәг кадәр Тимирязева һәм Радищева урамнары киселешендәге светофорлар сүндерелеп торачак.
Ерсубайкинода бүген сугышта катнашучыларга мемориаль һәйкәлне тантаналы рәвештә ачтылар. Аның кирәклеге турында карар узган елда авыл җыенында кабул ителде. Аны куюга акчаны бөтен дөнья белән җыйдылар. Һәйкәлдә, Бөек Ватан сугышы фронтларыннан кире кайтып, сугыштан соңгы тормышның авырлыкларын үз өсләренә алып, туган авылларында эшләгән Ерсубайкинода яшәүче 58 кешенең исеме.
Әлмәт муниципаль районындагы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе 16 апрельдән алып 15 майга кадәр "2017-2020 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кулланучылары кооперациясен үстерү" ведомство максатчан программасында катнашу өчен авыл хуҗалыгы кулланучылары кооперативларын бәйге нигезендә сайлау игълан ителүе турында хәбәр итә.
14-15 апрельдә Әлмәттә каратистлар өчен мөһим вакыйга булып узды. "Сейкен" Әлмәт Кекусинкай каратэ клубы җитәкчесе сэнсэй Михаил Белов (4 Данлы кара пояс) рәислеге астында укучылык дәрәҗәләренә (пояслар) семинар һәм аттестация оештырылды.
Әлмәт шәһәре Мәшгульлек үзәге эшкә урнаштыру бүлеге белгечләре «Әлмәт политехник техникумы» ГАПОУда түбәндәге белгечлекләр буенча укучы 4 курс студентлары белән берничә очрашу үткәрде.