15 марттан алып IX "Яңа караш" Бөтенроссия социаль рекламасы бәйгесенә регистрация үтү һәм эшләрне кабул итү башланды.
"Яңа караш" - 2009 елдан бирле уздырыла торган социаль реклама өлкәсендә иң зур яшьләр проекты. Бәйге социаль статуслары һәм хәленнән бәйсез яшьләргә җәмгыятьтәге актуаль мәсьәләләргә карата мөнәсәбәтләрен белдеререгә һәм аларны хәл итү юлларын күрсәтергә мөмкинлек бирә.
Эшләр 20 сентябрьгә кадәр бәйгенең рәсми www.tvoykonkurs.ru сайтында ике - «социаль плакат» һәм «социаль видеоролик» номинацияләре буенча кабул ителә. Бәйгедә 14тән алып 30га кадәр яшьтәгеләр катнаша ала. Катнашу түләүсез.