Әлмләттә «Яшь машина йөртүче – 2018» ярышлары үтте

2018 елның 17 апреле, сишәмбе

Әлмәттә яшь машина йөртүчеләргә үзләрен сынап карау һәм үзара көрәшү мөмкинлеге тудырылды.

13 апрель көнне ДОСААФ полигонында «Яшь машина йөртүче – 2018» бәйгесендә 4 командада 20 кеше осталыкларын күрсәтте. Автомәктәпнең чыгарылыш укучыларына мишеньга ату, автомат сүтеп җыю, физик әзерлек нормативларын тапшыру һәм, иң мөһиме, юл йөрү кагыйдәләре буенча имтихан бирү бурычы куелды. Бәйге комиссиясе аерым номинацияләрдә һәм команда зачетында да иң яхшы машина йөртүчеләрне билгеләде. 20 нче мәктәп I урынны яулады. 25 нче мәктәп командасы II, 4 нче мәктәп III урынга лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International