12 апрель көнне КФУның IТ-лицеенда, "Өченче яшь университеты" программасы кысаларында, пенсионерлар арасында Татарстан Республикасындагы "Россия пенсионерлары берләшмәсе" ҖЧҖнең региональ бүлеге һәм Татарстан Республикасындагы Россия Пенсия фонды бүлеге тарафыннан оештырылган чираттагы «Компьютер Land: «Өченче яшь»-2018» республика компьютерда күп төр ярышлары бәйгесенең II этабы узды.
Безнең районнан катнашкан Валентина Федина "Компьютерда иң яхшы эшләү һәм Интернет-порталларны куллану" номинациясендә II урынны яулады һәм аңа диплом һәм истәлекле бүләк тапшырылды.