Торак-коммуналь хуҗалыгында хезмәтләрне күрсәтү сыйфатын яхшырту мәсьәләләре турында бүген район активы белән киңәшмәдә «Торак сәясәте һәм ТКХ департаменты» МАУ директоры Җәүдәт Сөләйманов хәбәр итте. Киңәшмәне Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин алып барды.
2018 елның 12 апрель көнне күнегүләр кешеләрне пожар һәм адәттән тыш хәлләр вакытында эвакуацияләү буенча үткәрелергә тиешле күнекмәләр графигы нигезендә уздырылды. Шартлы рәвештә ут кабыну урыны өченче катның коридорында ясалган иде. Мәшгъульлек Үзәге хезмәткәрләре эвакуациягә инструкция нигезендәгечә тавыш бирү җайланмасы аша хәбәр итеп керештеләр.
17 нче апрель көнне ата-аналарны искә алу көне уңаеннан, Әлмәт халкын №5 һәм №7 нче зиратларга ташу башкарылачак. Автобус автовокзалдан 7.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр йөриячәк.
Армиягә каралучыларны хәрби хезмәткә тантаналы шартларда озату буенча күркәм традиция дәвам итә. 12 апрель көнне “Нефтьче” Мәдәният сараенда илдәге Хәрби комиссариатлары барлыкка килүнең 100-еллыгына багышланган чаралар кысаларында Әлмәт «Юнармия» хәрәкәтендә катнашучылар тантаналы рәвештә ант бирделәр. Залда ветераннар, җитәкчеләр,әти-әниләр, яшьләр, кадетлар һәм башкалар җыелды.
Бөек Ватан сугышында җиңүнең 73-еллыгына багышланган Парад репетицияләрен һәм тантаналы чараларны үткәрү сәбәпле 4, 7, 8 май көннәрендә 13.00 сәгатьтән алып 16.00 сәгатькә кадәр шәһәр урамнарында хәрәкәтне чикләү планлаштырыла. Чикләү Ленин урамы буйлап Заслонова урамыннан алып Радищев урамына кадәр оештырылачак.
Агымдагы елның апрель аенда, 16сыннан 22сенә кадәр Әлмәт шәһәрендә “Турникетларсыз атна” дип аталучы Ботенрәсәй атналыгы узачак. Әлмәт муниципаль районының мәктәп укучылары бер атна дәвамында “Алнас” ачык акцонерлар җәмгыятенең “Татарстанның киләчәге” исемендәге Көллиятенә экскурсияләргә барачаклар.
14 апрель көнне, Әлмәттә дөрес укый-яза белү мәсьәләләренә игътибарны җәлеп итү һәм хатасыз язу культурасын арттыру өчен оештырылган «Тоталь диктант» 15-нче юбилей Бөтендөнья белем бирү акциясе үтте. Аның 14 еллык тарихы дәвамында «Тоталь диктант» масштаблы бөтендөнья вакыйгага әйләнде. Белем бирү акциясендә дөньяның 76 илендәге 1021 шәһәрендә яшәүче кешеләр катнаша.
Торак төзелеше, социаль билгеләнештәге объектлары республика программалары тормышка ашыру, шулай ук республиканың агросәнәгать комплексы мәсьәләләре буенча киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
11 апрель Халыкара концентрацион лагерьләре тоткыннарын азат итү көне итеп игълан ителгән. Шушы истәлекле көннән бирле 73 ел узды. Әлмәт муниципаль районында хәзерге көндә дүрт балигъ булмаган фашист концлагерьларе тоткыны: Маргарита Апраксина, Ольга Макарова, Василий Литвинов һәм Анатолий Маруха яши. Маргарита Апраксинага «Опека» Социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре тарафыннан өендә социаль хезмәт күрсәтелә.
19 апрель көнне 10.00 сәгатьтә «Нефтьче» мәдәният сараенда ТР ветераннары арасында «Балкыш» үзешчән башкаручылар фестиваленең зона этабы узачак. Бу уникаль фестиваль Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уздырыла. Аның төп максаты булып милли мәдәниятне саклап калу, ветераннар арасында иҗатны популярлаштыру, балалар һәм яшьләрдә кыйммәтләр системасын формалаштыру тора.