Шәһәр һәм район хезмәтләре җитәкчеләре белән киңәшмә яңа кадрлар билгеләнеше турында белдерүдән башланды. 27 февральдән алып Дәүләт учреждениесы - Татарстан Республикасындагы Россия Федерациясе социаль иминиятләштерү фондының региональ бүлегенең 10нчы номерлы филиалы директоры итеп Гөлнара Рахматуллина билгеләнде.
Эшлекле дүшәмбедә Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин рәислеге астында 2018 елның 1 кварталы дәвамында Әлмәт районындагы Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлеге эшчәнлеге турында отчет тыңланды. Отчетны Әлмәт районындагы Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлеге начальнигы урынбасары, полиция полковнигы Олим Отакулов тәкъдим итте.