ЯҢАЛЫКЛАР


26
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

2017 елда күчемсез милекне дәүләт теркәве турындагы федераль закон үз көченә керде. Аны тормышка ашыру өчен яңа исәп-теркәү системасы эшли. Бу хакта бүген киңәшмәдә Дәүләт Реестры идарәсенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Эльвира Әблиева җиткерде.  Докладчы системада дәүләт кадастр исәбе һәм хокук дәүләт теркәве мәгълүматлары базасын берләштерүнең күздә тотылуын әйтеп узды. Әблиева закондагы яңалык булып, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары күчемсез милекне теркәүгә үзләре мөрәҗәгать итәргә тиеш булалар, дип белдерде.«Беренче чиратта бу гражданнар һәм оешмалар дәүләт һәм муниципаль милек алып, аңа хокук билгеләгәндә кагыла. Закон мәҗбүр итеп кенә калмый, аны үтәүгә бары биш көн вакыт бирә. Объектны эшләтеп җибәргәндә бары электрон мөрәҗәгать кенә була», – дип аңлатты ул.

 

Әлеге уңайдан чара ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә Әлмәт нефть институтында узды. 

Казан шәһәрендә “Нечкәбил-2018” хатын-кыз матурлыгы, ана һәм гаилә республика бәйгесенең финалы узды. Финал этабында Татарстанның үрнәк 12 гаиләсе катнашты. Бәйге нәтиҗәләре буенча Әлмәттән 11 бала тәрбияләүче Лилия һәм Рөстәм Даишевлар гаиләсе 1 урынга лаек булды.

 

Әлмәттә медицина хезмәткәрләренең унбишенче спартакиадасы дәвам итә. Бүген алар 21 нче мәктәпнең спорт залында волейбол уйный. Биредә 6 хатын-кызлар һәм 7 ир-атлардасы катнаша.  Эш урынннарында алар табиб һәм фельдшер булса, биредә алар  алдынгы спортчылар.

 

Әлмәт районында Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган «Стоп ВИЧ/СПИД» Бөтенроссия акциясе старт алды.


24
ноябрь, 2018 ел
шимбә

Татарстанда 2 млн кв. метр торак файдалануга тапшырылган, бу планның 83 процентыннан артыграк һәм үткән елның шушы чорына туры килә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.  

Социаль ипотека программасы буенча 3 мең 74 фатирлы 55 йорт әзер диярлек, шул исәптән 814 фатирлы 29 объект төзелеп беткән. Нотыкчы искәрткәнчә, ел азагына кадәр аренда торагы программасы буенча 512 фатирлы 149 йортны файдалануга тапшыру планлаштырыла. 7 муниципаль берәмлектә 95 йорт эксплуатациягә кертелгән.


23
ноябрь, 2018 ел
җомга

23 ноябрь көнне Әлмәттә мәшгульлек хезмәтенең төрле юнәлешләре буенча эш бирүчеләр белән ай саен үткәрелә торган «түгәрәк» өстәл узды.

Проектның максаты – кече һәм урта бизнес өлкәсендә яшьләрне эшмәкәрлек эшчәнлегенә җәлеп итү.

Проект -  14тән алып 17 яшькә кадәрге мәктәп укучыларына, 18дән алып 30 яшькә кадәрге яшьләргә, шулай ук гамәлдәге бизнесменнарга исәпләнгән.

Укыту программасында:

бизнес-идеяләр сайлау;

бизнес-проектлар төзү һәм гамәлгә ашыру;

бизнес ачу;

инвесторларны җәлеп итү.

“Син - эшмәкәр” проектында катнашу өчен теркәлү узарга  һәм тулы мәгълүматны www.molpred116.ru сайтында алырга мөмкин.

 

 

 

Түгәрәк өстәл утырышы халыкара СПИДка каршы көрәш көненә багышланды. Анда Әлмәт СПИД-үзәге җитәкчесе  Раушания Усманова, "Яңа гасыр" хәйрия оешмасы җитәкчесе урынбасары  Лилия Гуренкова һәм башка күп кенә җитәкчеләр ВИЧ-инфекция турында сүз алып бардылар.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 22 ноябрь көнне Әлмәттә «хезмәтне саклау белән идарә итү системасы» дигән темага семинар үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International