Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 22 ноябрь көнне Әлмәттә «хезмәтне саклау белән идарә итү системасы» дигән темага семинар үткәрде.
Семинар эшендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының хезмәтне саклау буенча дәүләт идарәсе бүлеге башлыгы Курзенева Алла Геннадьевна, Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Мөхәммәтҗанов Айрат Әхлас улы, Әлмәт шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Насертдинов Минсәгыйт Минсәет улы, Квалификацияләрне үстерү төбәк агентлыгы директоры Скворцов Вячеслав Всеволодович катнашты, шулай ук Әлмәт муниципаль районы оешмаларының хезмәтне саклау буенча җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Әлмәт шәһәре оешмаларында хезмәт урыннарында имгәнүләрнең халәте турында Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Мөхәммәтҗанов Айрат Әхлас улы чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының хезмәтне саклау буенча дәүләт идарәсе бүлеге башлыгы Курзенева Алла Геннадьевна семинарда катнашучыларга Татарстан Республикасында хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары турында сөйләде.
«Нульдәге имгәнү концепциясе»; 7«алтын» кагыйдә» темасына мәгълүмат белән катнашучылар алдында «РАРК» Квалификацияләрне үстерү буенча Төбәк агентлыгы директоры Скворцов Вячеслав Всеволодович чыгыш ясады.
Семинарда шулай ук оешмада хезмәтне саклау белән идарә итү системасының төп элементлары һәм хезмәткәрләрне индивидуаль саклану чаралары белән тәэмин итүдә, юу һәм зарарсызландыру чараларындагы яңа таләпләр турында фикер алыштылар.
Семинар эше кысаларында индивидуаль саклану чаралары күргәзмәсе оештырылды («Казан-Восток-Сервис» ҖЧҖ), шулай ук зарарлы хезмәт шартларында эшләүчеләр өчен диетик (профилактик) туклану продуктлары тәкъдим ителде («Гармония һәм сәламәтлек «Региональ компаниясе» ҖЧҖ).
Семинар Әлмәтнең мәшгульлек үзәгендә узды.