Әлмәттә торак, cоциаль юнәлештәге объектларны төзү республика программаларын тормышка ашыру турында фикер алыштылар

2018 елның 24 ноябре, шимбә

Татарстанда 2 млн кв. метр торак файдалануга тапшырылган, бу планның 83 процентыннан артыграк һәм үткән елның шушы чорына туры килә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.  

Социаль ипотека программасы буенча 3 мең 74 фатирлы 55 йорт әзер диярлек, шул исәптән 814 фатирлы 29 объект төзелеп беткән. Нотыкчы искәрткәнчә, ел азагына кадәр аренда торагы программасы буенча 512 фатирлы 149 йортны файдалануга тапшыру планлаштырыла. 7 муниципаль берәмлектә 95 йорт эксплуатациягә кертелгән.

Ятим балаларны торак белән тәэмин итү программасы буенча 219 фатирга контракт төзелгән. Бүгенгә Азнакай, Алексеевск һәм Лаеш районнарында 41 торак урыны тапшырылмаган.

2018 елга аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү программасына 165 гаилә кертелгән. Бөтен мәсьәләләр дә план нигезендә хәл ителә, диде Ирек Фәйзуллин.

2018 елда 120 күп фатирлы инвестицион йорт буенча бүгенгә барлык 32 йорт  та әзер диярлек. Аз катлы төзелеш өлешендә республикада 7 мең 683 объект эксплуатациягә кертелгән. 

Авыл клублары программасы буенча 25 объектта төзелеш эшләре тәмаланган, Казандагы, Саба һәм Әтнә районнарындагы өч объектта эшләр дәвам итә. «Гомуми үтәлеш 98,5 процент», – диде министр.

Моннан тыш, фельдшерлык-акушерлык пунктларын төзү эшләре 19 объектта үтәлгән, 25 объектта эшләр дәвам итә.

Сәламәтлек саклау учреждениеләренә капремонт барлык ашыгыч медицина ярдәме станцияләрендә дә тәмамланган. Универсаль спорт мәйданчыклары һәм блоклы модуль чаңгы базалары төзү эшләре дә төгәлләнгән.

«Тулаем ситуация контрольдә. 2019 елга объектларны проектлаштыру эше дәвам итә», – диде Ирек Фәйзуллин.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов документация буенча җитди эш башкарырга һәм проектларны тәмамлауны тизләтергә тәкъдим итте.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International