ЯҢАЛЫКЛАР


22
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

"Луч" телекомпаниясе журналисты Рәмилә Хәмидуллина "Телесюжет" номинациясендә бүләккә ия булды. Оргкомитетка Россиянең  29 шәһәреннән эш тапшырылган булган. Махсус диплом белән Рәмилә сюжеты герое - Әлмәт журналистикасы ветераны - Лилия Сабитова да бүләкләнгән. 

Владимирда Россия Беренчелеге узды. Анда 300 кеше катнашты.  50 кг.кадәр авырлык категориясендә Әлмәт спортчысы  Данил Злобин -  75 кг кадәр авырлыкта катнашты. Спортчыны һәм аның тренерын җиңү белән котлыйбыз.

23 ноябрь көнне шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән буран, җил 7-12, 17-22 м/с. Минималь температура -8..-11º, максималь температура  -6..-9º. Юлларда бозлавык, урыны белән кар өемнәре. 

Ярышлар үзәк ял паркында узды. Анда 120 кеше катнашты. Аларның күпчелеге яшүсмерләр клубларыннан иде. Чара бик кызыклы узды.

Быел V Республика мәгълүмати-социаль видеороликлар бәйгесе 10 сентябрьдән алып 20 ноябрьгә кадәр булды. 20 ноябрь Казан шәһәренең “Московский” Концертлар залында республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Чарада 400 гә якын кеше катнашты. Шул исәптән, чакырылган рәсми затлар, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, республика министрлыклары һәм ведомство җитәкчеләре.

 

15-17 ноябрь көннәрендә Яр Чаллыда кикбоксинг буенча 35 нче Гвардиянең аерым десант-штурм бригадасы бүләкләренә шәһәр беренчелеге һәм чемпионаты узды.Биредә Татарстанның 100 гә якын спортчысы катнашты. Бу ярышларда Әлмәт Олимпия резервы махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең кикбоксинг бүлегенә йөрүче 11 укучысы да катнашты. Укучылар Әлмәткә 4 алтын, 4 көмеш һәм 3 бронза медаль алып кайтты.

 

 «Спутник»  - «Кузнецкие медведи" уены бик мавыктыргыч узды. Бүген  «Спутник»ның һөҗүм итүчесе  Тимур Закиров берочтан көндәшләре капкасына дүрт алка кертте.

Бүген халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә «Татнефть-УРС» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең кадрлар хезмәте вәкиле инвалидлыгы булган гражданнар белән очрашу үткәрде. 

Ел саен ноябрьдә Бөтендөнья юл корбаннарын искә алу акциясе уза. Әлеге уңайдан "Нәни куллар" балалар бакчасында чаралар узды.


21
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Атна саен медпрофилактика үзәге хезмәткәрләреннән торган «Сәламәтлек десанты" әлмәтлеләр белән төрле чаралар оештыра. 20 ноябрь көнне Габдрахман урта мәктәбендә чираттагы очрашу узды. Әлеге очрашуда грипп профилактикасы , тәмәке тарту зарары һәм дөрес туклану турында сүз барды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International