2017 елда күчемсез милекне дәүләт теркәве турындагы федераль закон үз көченә керде. Аны тормышка ашыру өчен яңа исәп-теркәү системасы эшли. Бу хакта бүген киңәшмәдә Дәүләт Реестры идарәсенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Эльвира Әблиева җиткерде. Докладчы системада дәүләт кадастр исәбе һәм хокук дәүләт теркәве мәгълүматлары базасын берләштерүнең күздә тотылуын әйтеп узды. Әблиева закондагы яңалык булып, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары күчемсез милекне теркәүгә үзләре мөрәҗәгать итәргә тиеш булалар, дип белдерде.«Беренче чиратта бу гражданнар һәм оешмалар дәүләт һәм муниципаль милек алып, аңа хокук билгеләгәндә кагыла. Закон мәҗбүр итеп кенә калмый, аны үтәүгә бары биш көн вакыт бирә. Объектны эшләтеп җибәргәндә бары электрон мөрәҗәгать кенә була», – дип аңлатты ул.