Түгәрәк өстәл утырышы халыкара СПИДка каршы көрәш көненә багышланды. Анда Әлмәт СПИД-үзәге җитәкчесе Раушания Усманова, "Яңа гасыр" хәйрия оешмасы җитәкчесе урынбасары Лилия Гуренкова һәм башка күп кенә җитәкчеләр ВИЧ-инфекция турында сүз алып бардылар.