Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә үзара хезмәттәшлек мәсьәләсе буенча очрашу узды

2018 елның 23 ноябре, җомга

23 ноябрь көнне Әлмәттә мәшгульлек хезмәтенең төрле юнәлешләре буенча эш бирүчеләр белән ай саен үткәрелә торган «түгәрәк» өстәл узды.

Бу юлы очрашу дүрт эш бирүче вәкилләре катнашында узды.

Әңгәмә барышында иҗтимагый һәм вакытлы эшләр, кирәкле хезмәткәрләрне сайлау, чыгарылыш сыйныф укучыларын, шулай ук иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгән затларны эшкә урнаштырганда эш бирүчеләрнең чыгымнарын компенсацияләү кебек юнәлешләр буенча хезмәттәшлек шартлары турында фикер алыштылар.

Шулай ук «Рәсәйдә эш " хөкүмәт порталы мөмкинлекләрен күрсәтү оештырылды.

Мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре эш бирүчеләргә пенсия алды яшендәге гражданнарның хезмәт хокукларын яклауны тәэмин итү турында мәгълүмат җиткерделәр, мәгълүмати буклетлар һәм белешмәлекләр тараттылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International