ЯҢАЛЫКЛАР


27
ноябрь, 2018 ел
сишәмбе

24-25 ноябрь көнне  Казанда III Республика турниры узды. Анда әлмәтлеләр югары күрсәткечләргә иреште.

Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте инвалидны эшкә урнаштыру өчен эш урыннары белән тәэмин итү бурычның үтәлешен контрольдә тоту һәм инвалидны эшкә урнаштыру өчен эш урыннары булдыру буенча ышанычлы мәгълүмат бирү максатыннан чираттагы тапкыр ( агымдагы кварталда) эш бирүчеләргә баруны тәмамлады.

Кичүчат ат-спорт мәктәбе укучысы Наина Мужева Гарәп Әмирлекләрендә шейх Мансур бин Заеда исеменә багышланган ярышларда катнашты. Спорт чарасы  Абу-Даби каласында узды. Наина кире әйләнеп кайткач конкур буенча ярышларда катнашты.

Көндез республика территориясендә һава температурасы - 3тән -8 градуска кадәр салкын булачак. Бүген, 27 ноябрьдә, Татарстан территориясендә урыны белән бераз кар явачак. Юлларда бозлавык хасил була. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

 


26
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның 28 ноябрендә Нефтьчеләр мәйданы концепциясен эшләү буенча проект семинар узачак. Семинарның максаты – халыкны, оешма-предприятиеләренең яшьләр лидерларын шәһәр халкының һәм кунакларының даими кызыксынуын саклап калуга юнәлдерелгән Нефтьчеләр мәйданы территориясенең иҗтимагый киңлеге концепциясен эшләүгә җәлеп итү.

 

26 ноябрь көнне Әлмәт татар дәүләт драма театры бинасында Әниләр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Бүгенге көндә шәһәрдә һәм районда барлыгы 55 меңнән артык ана яши. Аларның 25 меңнән артыгы – яшь әниләр. 2 меңнән артык күпбалалы, инвалид бала тәрбияләүче 670 гаилә исәпләнә. Балаларны опекунлыкка алган 287, уллыкка һәм кызлыкка алган 38 гаилә бар.

 

Чираттагы пациент мәктәбендә  онкодиспансер баш табибы Сергей Карамаликов чыгыш ясады.Чара 23 ноябрь көнне узды. 

Колшәрип авылы җирлеге башлыгы Татьяна Бурмистрова авылның үсеше турында сөйләде. Киңәшмә район башлыгы Айрат Хәйруллин җитәкчелегендә узды.

25 ноябрь көнне “Нефтяник” Учалы шәһәренең “Горняк” командасы белән очрашты. Исәпне әлмәтлеләр башлап җибәрә. Динар Хәмидуллин тапшырган алканы Умед Гыйльманов көндәшләр капкасына кертә. Ә ундүртенче минутта исә һөҗүмне Андрей Демидов белән Данил Воеводин башлап җибәрә. Данил “Горняк” ларның капкачысын адаштырып,  Лебедевка пас бирә. Бу өстенлекне Кирилл ныгыта.

 

Салымнар түләү - һәр гражданинның бурычы. Әлмәтлеләргә бүген дә салымнар буенча  квитанцияләр килә. Аларны 1 нче декабрьгә кадәр түләргә кирәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International