ЯҢАЛЫКЛАР


1
декабрь, 2018 ел
шимбә

Әлмәттә ел саен декабрь башында Халыкара инвалидлар көнен билгеләп үтелә. Быел әлеге чара Әлмәт татар дәүләт драма театры бинасында оештырылды. Алар өчен кызыклы мәдәни-күңел ачу программасы әзерләнгән иде.

Татарстанда күп фатирлы йортларда капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыру барышы турында бүген республика кидәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмә ТР Хөкүмәте Йортында бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтш реджимында узды. Кидәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. 


30
ноябрь, 2018 ел
җомга

“Нефтяник” хоккей клубы үзенең кечке җанатарлары белән физкультура дәресләре циклын дәвам итә. Бу юлы “Нефтяник” уенчылары  “Дуслык” балалар бакчасында кунак булдылар. 

20 ноябрь көнне Мәскәү шәһәрендә 2018 елгы сыйфат өлкәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясе дипломантларын бүләкләү тантанасы узды. Бәйге дипломантларына бүләкне РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Виктор Евтухов тапшырды.

ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге тарафыннан Әлмәт, Зәй, Лениногорск һәм Сарман районнарында 2018 елның 26 ноябреннән алып 8 декабренә кадәр Халыкара СПИД белән көрәш көне уңаеннан “кайнар линия” оештырыла. Шалтыратулар (8553) 22-65-81 “кайнар линия” телефон номерына 8.00 дән 17.00 гә кадәр кабул ителә.

Шимбә көнне, 1 декабрьдә, шәһәрдә аз күләмдә болытлылык, явым-төшемсез. Җил  5-10 м/с. Минималь температура -14..-17º, аязганда -21º; максималь температура  -7..-10º. Юлларда бозлавык.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан Ир-ат сәламәтлеге итеп игълан ителгән ел кысаларында Сәламәтлек саклау идарәсе белән Әлмәт медицина профилактикасы үзәгенең уртак көчләре республика Президенты һәм сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан каралган төп максатка - ир-атларның, һәм гомумән барлык халыкның, сәламәтлеген саклауга юнәлтелгән. 

Хөрмәтле әлмәтлеләр, бинага керү группасы, предприятие пандусларының яраксыз халәтенә юлыккан очракларда район башкарма комитетының сәүдә һәм кулланучылар хезмәте бүлегенә 8(8553) 32-67-78 телефоны буенча шалтыратырга яисә Халык контроленә гариза җибәрергә өндиләр.

«Мин яратам сине, тормыш» - Иосиф Кобзонның җырыннан алынган бу шигырь юлы турында бәйгедә катнашучы авторлар һәм башкаручыларга фикер йөртергә тәкъдим ителә.

Әлмәттәге 1нче кичке мәктәп «Стоп ВИЧ/СПИД» бөтенроссия акциясенә кушылды. 26 ноябрь көнне мәктәптә укучылар өчен мәгълүмати-белем бирү чарасы уздырылды. Укучылар әлеге тема турында фикер алышуда актив катнаштылар, сораулар бирделәр, ә теләүчеләр ВИЧ авыруы барлыгына экспресс-тестны үттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International