ЯҢАЛЫКЛАР


3
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

Шимбә көнен "Шәһәрнең кышкы мәдәни мөхите" проекты белән күңелле үткәрегез. 8 декабрьгә программа: 15.00 - 16.30 «Яшьлек» скверы - "Кечкенә герой" спорт-уен программасы. 15.00 - 16.30 «Әлмәтнең 60 еллыгы» скверы - «Фьек» йомшак төерчекләре белән кичә.

Сишәмбе көнне, 4 декабрьдә, шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән аз күләмдә кар. Җил 3-8 м/с, җил көчәйгәндә 10 м/ска кадәр. Минималь температура -5..-9º, максималь температура  -3..-7º. Юлларда урыны белән бозлавык.

Яңа ел - кешеләргә якты һәм күңелле генә хисләр китерергә тиешле бәйрәм. Кызганычка каршы, гел генә шулай булмый. Яңа елда янгыннар да, башка күңелсез вакыйгалар да килеп чыга.

2018 елның уңышын җыеп бетергәннән соң, Әлмәт муниципаль районының иң яхшы комбайнчыларын һәм механизаторларын билгеләделәр һәм аларны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының акчалата премияләре белән бүләкләделәр.

Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре арасында "Халык тануы" бәйгесен уздыра. Әлмәттән "Луч" телекомпаниясе журналисты Рамилә Хәмидуллина катнаша. Видеосюжет нефть башкаласында яңа"Сәламәтлек" паркы ачылуына багышланган.

Оешмалар тарафыннан хезмәтләр күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү иҗтимагый тикшерүнең бер төре булып тора һәм гражданнарга хезмәтләрне күрсәтү сыйфаты турында мәгълүматны бирү, шулай ук аларның эшчәнлегенең сыйфатын арттыру максаты белән уздырыла.

Әлмәт КНИТУ-КАИ филиалы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм үсеше турында бүген район активы белән киңәшмәдә филиалның директоры, икътисади фәннәр докторы, профессор Светлана Юдина хәбәр итте.  

Әлмәттә «Шәһәрнең кышкы мәдәни мөхите» проекты яңадан старт алды. Кышкы сезон дәвамында һәр шимбә көнне 15.00 сәгатьтән алып 16.30 сәгатькә кадәр мәдәни-күңел ачу чаралары шәһәрнең 5 мәйданында: «Яшьлек» һәм Әлмәтнең 60-еллыгы исемендәге скверларда, Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында, «Татнефть» компаниясенең үзәк бинасы янындагы мәйданда һәм «Теннис-сити» спорт үзәге территориясендә узачак.

Кыш айларында халыкка травма алу куркынычы арта. Бу вакытта түбәләрдән кар төшүләр, бозлавык булып таеп егылулар, юлларга кар көртләре салу, йортларны яки фатирларны өстәмә җылыту өчен приборлар кабызып, кыска ялганыш барлыкка килү – болар барысы да булырга мөмкин.

Бүген шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә, төнлә явым-төшемсез, көндез күпчелек районнарда акрын гына кар. Җил  4-9 м/с. Минималь температура -10..-13º, аязганда -15-20º. Максималь температура  -4..-8º. Юлларда бозлавык.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International