Әлмәттә «Стоп ВИЧ/СПИД» бөтенроссия акциясе эгидасы астында чара үткәрелде

2018 елның 30 ноябре, җомга

Әлмәттәге 1нче кичке мәктәп «Стоп ВИЧ/СПИД» бөтенроссия акциясенә кушылды. 26 ноябрь көнне мәктәптә укучылар өчен мәгълүмати-белем бирү чарасы уздырылды. Укучылар әлеге тема турында фикер алышуда актив катнаштылар, сораулар бирделәр, ә теләүчеләр ВИЧ авыруы барлыгына экспресс-тестны үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International