Әлмәтлеләр «Мин яратам сине, тормыш» бәйгесендә катнаша алалар

2018 елның 30 ноябре, җомга

«Мин яратам сине, тормыш» - Иосиф Кобзонның җырыннан алынган бу шигырь юлы турында бәйгедә катнашучы авторлар һәм башкаручыларга фикер йөртергә тәкъдим ителә.

Читтән торып үткәрелә торган бәйге - ел саен Быстрицы елгасы ярында 200 меңнән артык кешене җыя торган «Гринландия» зур фестиваль хәрәкәтенең традицион өлеше. Быел инде 10нчы тапкыр үткәрелә.

Бәйге өч номинация: «Төп бәйге», «Балалар өчен җырлар», «Профессияләр, белгечлекләр, сәләтләр турында җырлар» номинацияләре буенча үткәрелә.

Катнашу өчен гаризалар 2018 елның 12 ноябреннән алып 2019 елның 20 апреленә кадәр кабул ителә. Тулырак мәгълүмат фестивальнең  рәсми grinlandia.ru сайтында урнаштырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International