ЯҢАЛЫКЛАР


30
ноябрь, 2018 ел
җомга

29 ноябрь көнне Әлмәттә  «Пограничные вопросы клинической неврологии» семинары узды.Аның эшчәнлегендә республиканың гомуми практика табиблары , неврологлар, терапевтлар, реабилитологлар катнашты.

29 ноябрь көнне башкарма комитетның зур залында «Татнефть» проекты буенча семинар узды. Анда Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин,  «Татнефть» нең ОВП җитәкчесе урынбасары  Сергей Плахотников, мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирина Павловская, балалар бакчалары мөдирләре катнашты. 

Проектның максаты – кече һәм урта бизнес өлкәсендә яшьләрне эшмәкәрлек эшчәнлегенә җәлеп итү.

Проект -  14тән алып 17 яшькә кадәрге мәктәп укучыларына, 18дән алып 30 яшькә кадәрге яшьләргә, шулай ук гамәлдәге бизнесменнарга исәпләнгән.

Укыту программасында:

бизнес-идеяләр сайлау;

бизнес-проектлар төзү һәм гамәлгә ашыру;

бизнес ачу;

инвесторларны җәлеп итү.

“Син - эшмәкәр” проектында катнашу өчен теркәлү узарга  һәм тулы мәгълүматны www.molpred116.ru сайтында алырга мөмкин.

28нче ноябрьдә Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре суд приставлары белән берлектә алимент түләүләре буенча бурычлары булган гражданнарны чираттагы тикшерү үткәрелде. Әлеге рейдлар алимент түләүләре буенча бурычлары булган кешеләр белән эшкә урнашу кирәклеге турында аңлату-мәгълүмати эш алып бару максаты белән үткәрелә. Очрашу барышында мәшгульлек белгечләре тарафыннан әлеге көнгә хезмәт базасында булган вакансияләр тәкъдим ителә.

Бүген ЮХИДИ бүлеге тарафыннан «Тоннель» операциясе уздырыла, әлеге уңайдан җәяүлеләргә юл бирмәүчеләр тикшереләчәк.


29
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 28 ноябрендә Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге «Әлмәт торба заводы» АҖнең пенсия алды яшендәге гражданнар категориясенә керә торган хезмәткәрләре белән очрашуда катнашты.

Әлмәт районы ЮХИДИ бүлеге светофор сүндереләчәген хәбәр итә. 30 ноябрь  көнне планлы рәвештә 9.00 дән 12.00 гә чаклы Ленин - Мәрҗани, Ленин - “Татнефть”, Ленин - Заслоново урамнары киселешендә светофор сүндерелә.

Чаралар 24 ноябрь көнне шәһәр паркында узды. Программа составында - 8 республика чарасы, шул исәптән спорт ориентиры буенча ярышлар. 

12 декабрь көнне сәг 12.00 алып 20.00 сәг. кадәр Россия Президенты карары нигезендә дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында халыкны кабул итү көне узачак. Кабул итү Әлмәт, Ленин ур. 39 нчы йорт адресы буенча үтәчәк. Белешмәләр өчен телефон:  45-50-03.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР территориясендә алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге хәлләрне тикшереп тору советының 2018 елның 9 аендагы нәтиҗәләре буенча утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. Утырышта шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International