Күренекле татар мәгърифәтчесе Ризаэддин Фәхреддиннең туган көнендә, 17 гыйнварда Әлмәттә 2021 елда «Рухият» программасы тарафыннан бастырылган «Нәсыйхәт» китабына багышланган укучылар конференциясе узды. Бу «Татнефть» хәйрия фондының «Риза казый мирасы» мәдәни-агарту проекты кысаларында галимнең бай мирасын популярлаштыруга юнәлдерелгән өченче конференция.
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясе утырышында Маяковский һәм Хезмәт урамнары чатында хәрәкәт схемасын үзгәртү турында карар кабул ителде. Хәзер Маяковский урамы төп юлга әйләнде. Шуңа бәйле рәвештә яңа юл билгеләре куелды:
20 гыйнварда гомумшәһәр планеркасында Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова Әлмәт җылылык челтәрләренең яңа директорын тәкъдим итте. Илнур Усмановның энергетика тармагында зур эш тәҗрибәсе бар. Үз карьерасын ул электр җиһазларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча электромонтер булып башлаган, соңрак «Татнефть-Энергосервис» ИК ҖЧҖ, «Электро-Энергосервис» ҖЧҖ, «Таграс-Энергосервис» ҖЧҖ һәм «Татнефть» ГАҖ җитәкче вазифаларын башкарган.
Узган төндә 1648 кубометр кар чыгарганнар, бу татарларның яраткан 154 миллион сый күләменә туры килә.
Бүген Татарстанның беренче президенты, күренекле дәүләт эшлеклесе Минтимер Шәрип улы Шәймиевка 88 яшь тула!
Иртәгә, 21 гыйнварда, 17:30дан 19:00гә кадәр 28 нче Бигәш бер мандатлы округы буенча гражданнарны ТР ДС депутаты Нурсәетов И. Р. кабул итә.
«Кванториум» - Пионерлар йорты» балалар технопаркы базасында инвалид һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында иң гади судомодельләр буенча зона шәхси-команда ярышлары узды.
18 гыйнвардан 19 гыйнварга каршы төндә православие динен тотучылар бөек бәйрәм — Ходайның Чукындыруын билгеләп үтәләр!
Яңа ел бәйрәмнәре тәмамланса да, безгә әле һаман да петарда шартлау тавышлары ишетелә. Шуңа күрә без сезгә мондый куркыныч күңел ачуның нәрсә белән янавын искә төшерергә телибез.
Иртәгә, 18 гыйнварда, Әлмәттә аязучан болытлы һава көтелә. Бераз кар, көндез урыны белән. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан секундына 3-8 метр, көндез урыны белән тизлеге 11 метрга кадәр җитә.