Әлмәттә һәм Әлмәт районында 18-20 декабрьдә илнең һәм төбәкнең иң көчле автоузышчылары катнашында «Татнефть ралли Әлмәт» узачак. Катнашучыларга 300 км чамасы трассаны үтәргә туры киләчәк, шуларның 60 км — тизйөрешле махсус участоклар.
Иртәгә, 18 декабрьдә, Әлмәттә болытлы һава көтелә. Юеш кар, кар һәм салкын рәвешендә аз гына явым-төшемнәр. Урыны белән бозлавык, төнлә һәм иртән томан. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан 6-11 м/с, көндез урыны белән тизлеге 15 м/с ка кадәр җитә.
«Татнефтедор» ҖЧҖнең Әлмәт автомобиль юллары идарәсе Әлмәт муниципаль районында автомобиль юлларын карап тоту, ремонтлау һәм төзү эшчәнлегенә йомгак ясады. Бу хакта идарә башлыгы Фидаил Хәернасов хәбәр итте.
2025 елның 18 декабрендә Татарстан Республикасы территориясендә көндез 15 метрга кадәр җил, төнлә һәм иртән томан, бозлавык, юлларда урыны белән көчле бозлавык көтелә.
Әлмәттә яңа ел чаралары уздырылу сәбәпле, 2025 елның 20 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр төрле милек рәвешләрендәге сәүдә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләре җитәкчеләренә алкогольле эчемлекләр, сыра һәм пиротехник әйберләр сатудан тыелырга киңәш ителде.
Олимпия резервы спорт мәктәбенең хатын-кызлар көрәше бүлегенең тагын бер спортчысы Әлмәт бүләкләр копилкасын тулыландырды.
Әлмәттә Чечен Республикасында кораллы низаг вакытында һәлак булган хәрбиләрне искә алу көненә багышланган митинг-реквием узды. 31 ел элек, 1994 елның 11 декабрендә, федераль гаскәрләр конституцион тәртипне торгызу өчен Чечня территориясенә керәләр. Бу сугыш меңләгән хәрбиләрнең һәм тыныч халыкның гомерен өзде, һәлак булучылар арасында Татарстанда туганнар да бар.
Әлмәтнең сигез укучысы Дәүләт Кремль сараенда узачак Бөтенроссия Яңа ел чыршысына барачак. Шунысын да ассызыклап үтәргә кирәк, бу егетләрнең барысы да махсус хәрби операциядә катнашучылар балалары булып торалар һәм укуда үзләрен лаеклы күрсәттеләр.
9 декабрьдә Казанда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Ватан Геройлары көненә багышланган тантаналы чара узды. «Сугышчан туганлык» ның Әлмәт бүлекчәсеннән бәйрәмгә Казыев Мәмрасул, Бочкарев Андрей, Неклюдов Михаил һәм Гарифуллин Рамил килде.
Әлмәт шәһәр суды исерек хәлдә руль артына яңадан утырган җирле кешегә карата җинаять эшен карады. Элегрәк, үткәндә, ул шундый ук хокук бозу өчен административ җаваплылыкка тартылган иде инде. Ул вакытта мировой судья аңа 30 000 сум күләмендә штраф билгеләде һәм транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан ел ярымга мәхрүм итте.