Гүзәл Хәбетдинова: «Бу вакыйга — караусызлыкның һәм гамьсезлекнең турыдан-туры нәтиҗәсе. Кем тикшереп карамаган-шул гаепле!»

2025 елның 30 июне, дүшәмбе

Гомумшәһәр киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова объектларның һәм агачларның торышы турындагы мәсьәләне күтәрде.

«Вакыйга-ул караусызлыкның һәм гамьсезлекнең турыдан-туры нәтиҗәсе. Кем тикшермәгән-шул гаепле дә», - дип җавап бирде җитәкче.

Элегрәк Гүзәл Хәбетдинова Экология һәм төзекләндерү Департаменты директорына шәхси һәм иҗтимагый территорияләрдә авария хәлендәге объектларны һәм агачларны инвентаризацияләүне йөкләгән иде.

Җитәкче эш планын формалаштыруны һәм гамәлгә ашыруны таләп итте, авария хәлендәге агачларны юк итү алга таба үсентеләр утырту белән бергә барырга тиешлеген ассызыклады:

«Эшләгез. Сузмагыз. Һава торышы азмы-күпме мөмкинлек бирә. Әлбәттә, без агачларны җыештырып кына калмыйбыз, утыртабыз да. Утыртканнар үсәргә тиеш».

Ул билгеләп үткәнчә, агач кисүне компенсацияләү генә түгел, ә утыртуларны даими карап тору да мөһим.

«Агач утырту формальлек булырга тиеш түгел-бу озак вакытлы перспективага эш», - дип өстәде ул.

Бүгенге көндә Комсомол паркында авария хәлендәге агачларны аудару эшләре башланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International