Әлмәттә IP-домофоннар аша пилотсыз куркыныч турында мәгълүмат бирү системасы эшли башлады

2025 елның 30 июне, дүшәмбе

Әлмәттә «Таттелеком» ГАҖ IP-домофоннары ярдәмендә халыкка пилотсыз куркыныч турында мәгълүмат бирү системасы кертелде. Шәһәр Татарстанда мондый функционал гамәлгә ашырылган дүртенче шәһәр булды.

Хәзер пилотсыз куркыныч килеп чыккан очракта районның бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте гадәттән тыш хәл режимын активлаштырырга мөмкин. Шуннан соң подъездлардагы барлык IP-панельләрдән куркыныч турында тавыш хәбәрләре яңгыраячак, ә подъезд ишекләре кешеләрнең ышык урыннарга ирекле керүен тәэмин итү өчен автомат рәвештә ачылачак.

Яңа опция Әлмәтнең 550 подъездында 12 меңнән артык фатирда яшәүчеләр өчен мөмкин. Бу шәһәрнең барлык торак фондының 20% ка якыны.

Әлмәт башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Фәсхетдинов сүзләренә караганда, IP-домофоннар урнаштыру биредә яшәүчеләр инициативасы буенча мөмкин: моның өчен үзеңнең идарәче компанияңа мөрәҗәгать итәргә һәм йортның күпчелек милекчеләреннән ризалык алырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International