Казанда Яшьләр көнендә Әлмәт студенты Денис Фадеев Татарстан Республикасы дәүләт стипендиясенә ия булды.
Денис Фадеев – булачак пешекче-кондитер, Әлмәт сәүдә-икътисад техникумында укучы. Дүрт ел дәвамында ул патриотик чараларда актив катнаша, үзен җаваплы һәм максатчан егет итеп күрсәтә. Укудан тыш, Денис хәрби-учет белгечлеген уңышлы үзләштергән.
Денисны лаеклы бүләге белән котлыйбыз һәм аңа укуында уңышлар, яңа казанышлар һәм барлык планнарның тормышка ашуын телибез!