Район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова гомумшәһәр киңәшмәсендә кадрлар билгеләнү турында игълан итте.
Ачык конкурс нәтиҗәләре буенча Әлмәт шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына Фәсхетдинов Илнур Равил улы билгеләнде. 2019 елдан ул ӘМР балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе, Ә 2024 елдан Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең Цифрлы үсеш буенча урынбасары вазыйфасына күчә.
Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетының сәүдә, кулланучылар хезмәтләре күрсәтү һәм эшмәкәрлекне үстерү бүлеге җитәкчесе итеп Насыйров Айдар Булат улы билгеләнде. Яңа вазыйфага билгеләнгәнче ул шул ук бүлектә баш белгеч вазыйфасын биләгән һәм 2024 елның октябреннән җитәкче вазыйфаларын башкарган. Куелган бурычларны уңышлы үтәп, үзен җаваплы һәм инициативалы хезмәткәр буларак танытты.
Хезмәттәшләребезне котлыйбыз һәм яңа вазифаларда уңышлар телибез!