Чираттагы дебатларда ТР спорт министры Владимир Леонов, «Танеко» профсоюз оешмасы рәисе Гульнара Музипова һәм Алабуга башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Людмила Рыбакова катнаштылар.
Бүген тыл хезмәтчәне Нәкия Зариповага 90 яшь тулды.
Нефтьчеләр мәйданында Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан традицион җиңел атлетика эстафетасы узды.
Сезне чын күңелдән 1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән тәбрик итәм.
Экологик икеайлык кысаларында Әлмәттә территорияләрне төзекләндерү һәм җыештыру буенча актив эш алып барыла. 27 апрель көнне "Алсу" идарә итүче компаниясе Ленин урамында урнашкан 97 һәм 97а йортларында яшәүчеләр өчен өорт идарәсе, "Ракета" яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре, әлеге микрорайонда яшәүче олылар һәм балалар катнашуы белән үзенчәлекле ишегалды бәйрәме оештырдылар.
Бүген Әлмәттә район башлыгы Айрат Хәйруллин муниципалитетның үзмәшьгуль гражданнары белән очрашу үткәрде. Айрат Ринатович белән бизнес-очрашуга шәхси хезмәт эшчәнлегеннән керем алучы икмәк пешерүчеләр, уенчыкларны, пилмәннәрне, киемне, косметиканы, сувенирларны, җитештерүчеләр, репетиторлар, спорт тренерлары, шоуны алып баручылар, бала караучылар, автослесарьлар, электриклар, бүлмәләрне җыештыручылар, сантехниклар, парикмахерлар, визажистлар, косметологлар, тырнак сервисы мастерлары, бухгалтерлар, пиар-менеджерлар - шәһәр һәм районда яшәүчеләр килде.
Россия янгын сүндерү сагының 370 еллыгына һәм Татарстан Республикасының янгын сүндерү сагының иң зур бүлегенең - федераль янгынга каршы көрәшү хезмәтенең икенче отрядының 65 еллыгына багышланган тантаналы чара узды бүген Әлмәттә.
«Авылга игелек» проекты кысаларында Әлмәт волонтерлары - медицина хезмәткәрләре фельдшер-акушерлык пунктлары территорияләрен җыештыруда ярдәм итәләр. Бу проект ФАПларның хәлен яхшырту, халыкка сезонлы авырулар турында мәгълүмат бирү һәм аларга медицина хезмзтләрен күрсәтү максаты белән оештырылган.
Әлмәт районы бакчачылары җыелышында 27 апрель Әлмәт муниципаль районы буенча күзәтү эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлеге начальнигы вазыйфаларын башкаручы Равил Хусаинов чыгыш ясады, махсус янгынга каршы режим вакытындагы таләпләр, яз-җәй янгын куркынычы янаган чорга территорияләрне әзерләүгә юнәлтелгән чаралар турында сөйләде.
27 апрельдә «Урманны утырту көне» акциясе кысаларында шәһәр мәйданы районында «СМП-Нефтегаз» АҖнең 60тан артык хезмәткәре 1000 үсентене утырттылар.