Әлмәт районы бакчачылары җыелышында 27 апрель Әлмәт муниципаль районы буенча күзәтү эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлеге начальнигы вазыйфаларын башкаручы Равил Хусаинов чыгыш ясады, махсус янгынга каршы режим вакытындагы таләпләр, яз-җәй янгын куркынычы янаган чорга территорияләрне әзерләүгә юнәлтелгән чаралар турында сөйләде.