ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2019 ел
дүшәмбе

7 май көнне Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнүгә киң җәмәгатьчелек җәлеп итү, яшьләргә патриотик тәрбия бирү максатыннан чыгып, Әлмәттә Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасын чагылдырган “Җиңү диктанты" республика тарихи диктантын үткәрү планлаштырыла.

"Бердәм Россия" партиясенең Әлмәт бүлеге һәм «Бердәм Россиянең яшь гвардиясе» активистлары “Георгий тасмасы” акциясе уздырдылар.

Эшлекле дүшәмбедә районның авыл җирлекләрендә үзара салым буенча программаларны тормышка ашыру турында мәгълүмат белән Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең авыл җирлеге буенча урынбасары Олег Шабалин чыгыш ясады. 

Район активы белән киңәшмә бүген яңа кадрлар билгеләнеше турында игълан итүдән башланды. 29 апрельдән «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәге» Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениесы директоры итеп Гараев Рөстәм Илшат улы билгеләнде.

Хөрмәтле әлмәтлеләр! Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә чакырабыз.


5
май, 2019 ел
якшәмбе

135 кешелек составындагы Әлмәт командасы зур спорт бәйрәмендә Татарстанның нефть башкаласын яхшы күрсәтте. Төрле профессия вәкилләре, яшьләр һәм балалар 4 майда 3 километр араны уздылар, ә бүген 10, 21,1 һәм хәтта 42,2 километр йөгерделәр.

4 май көнне, Казан марафоны - 2019 беренче көнендә, 3 км дистанциясендә 9 000 кеше йөгерде.


4
май, 2019 ел
шимбә

Татарстан Республикасында 3 майга 919,9 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган,бу планда каралганның 38%ын тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Елховой авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга багышланган мемориал комплексы ачылды. Авылда туган һәм яшәгән 267  кешенең исемегранит плитасында мәңгелештерелгән. 

Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган хәрби-тактик ярышлар узды бүген Әлмәт аэроклубы мәйданында. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International