Нефтьчеләр мәйданында Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан традицион җиңел атлетика эстафетасы узды.
Ул быел 60 нчы тапкыр үткәрелде.
Элек эстафета “Знамя труда” газетасы призына оештырыла иде. Быел газета нәшер ителә башлауга 65 ел тула. “Татмедиа” АҖ филиалы җитәкчесе-“Знамя труда” газетасы баш мөхәррире Наилә Аль-Айюби эстафетада беренчеләрдән булып катнашканнарга бүләкләр тапшырды.
Район башлыгы Айрат Хәйруллин төбәктә спортка зур игътибар бирелүен искәртте.
Өлкәннәр дә хәзер кайгыртулы. Яшүсмерләр клублары каршында да шөгыльләнәләр.
Бүген дә аларга велосипедлар тапшырылды. Төбәкара профсоюз оешмасы рәисе Гомәр Яруллин да, Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев тә теләкләрен җиткерде.
Эстафетада мәктәп балалары да, студентлар да, производство коллективлары да катнашты.