Бүген Әлмәттә район башлыгы Айрат Хәйруллин муниципалитетның үзмәшьгуль гражданнары белән очрашу үткәрде. Айрат Ринатович белән бизнес-очрашуга шәхси хезмәт эшчәнлегеннән керем алучы икмәк пешерүчеләр, уенчыкларны, пилмәннәрне, киемне, косметиканы, сувенирларны, җитештерүчеләр, репетиторлар, спорт тренерлары, шоуны алып баручылар, бала караучылар, автослесарьлар, электриклар, бүлмәләрне җыештыручылар, сантехниклар, парикмахерлар, визажистлар, косметологлар, тырнак сервисы мастерлары, бухгалтерлар, пиар-менеджерлар - шәһәр һәм районда яшәүчеләр килде.