Экологик икеайлык кысаларында Әлмәттә территорияләрне төзекләндерү һәм җыештыру буенча актив эш алып барыла. 27 апрель көнне "Алсу" идарә итүче компаниясе Ленин урамында урнашкан 97 һәм 97а йортларында яшәүчеләр өчен өорт идарәсе, "Ракета" яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре, әлеге микрорайонда яшәүче олылар һәм балалар катнашуы белән үзенчәлекле ишегалды бәйрәме оештырдылар.