ЯҢАЛЫКЛАР


27
май, 2019 ел
дүшәмбе

25 май көнне 10.00 дән алып 13.00 сәгатькә кадәр “Мактама-парк” сәүдә үзәгендә Әлмәт онкология диспансеры һәм стоматология поликлиникасы тарафыннан дүртенче “Елмай” хәйрия акциясе оештырылды. Әлеге акция олыларда һәм балаларда онкостоматологик авыруларны иртә ачыклау уңаеннан уздырылды.

Менә тәмамланды да Әлмәт җанатарларына күп шатлыклы һәм истә калырлык мизгелләр бүләк иткән чираттагы хоккей сезоны. Ахыргы нокта булып «Нефтьче» мәдәният сараенда балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе командаларының Россия Беренчелегендә чыгыш ясауга нәтиҗәләр ясау торды. 

Ягулык периоды нәтиҗәләре һәм киләчәк 2019 - 2020 елларга ягулык периодына бурычлар белән район активы белән киңәшмәдә катнашучыларны таныштырды шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Валеев. Ул 6 майдан киләчәк ягулык сезонына әзерлек буенча эшләр башланганы турында хәбәр итте. 


26
май, 2019 ел
якшәмбе

Массакүләм мәгълүмат чаралары белән диалогта Айрат Ринатович праймеризның «Бердәм Россия» өчен уникаль проект булуын билгеләде. Район башлыгы «Бердәм Россиянең» кешеләр килеп кандидат өчен тавыш бирә ала һәм аның нәтиҗәләре буенча «Бердәм Россиядән» ТР Дәүләт Советына депутатлыгына  кандидатлар исемлеге формалаштырыла торган праймеризны үткәрүче бердәнбер партия булуын ассызыклады.

«Бердәм Россия»нең алдан тавыш бирүләре дәвам итә. Праймеризда «Бердәм Россия» партиясе әгъзалары гына түгел, теләге булган һәркем килеп, үз фикерен җиткерә ала. Әлмәттә 10 хисап участогы, районда 9 участок эшли.


25
май, 2019 ел
шимбә

Агымдагы елда ремонт планлаштырылган автоюлларның гомуми озынлыгы 63 км. тәшкил итә, шуларның 34 км. - җирле әһәмияттәге юллар.

Соңгы кыңгырау - төп мәктәп бәйрәмнәренең берсе. Бу иң бәхетле, шатлыклы һәм шуның белән бергә дулкынландыргыч һәм моңсу мизгел.


24
май, 2019 ел
җомга

Бүген без тарихи яктан мөһим вакыйганы - Славян язуы һәм культурасы көнен билгеләп үтәбез. Бу - бөек мәгърифәтчеләр апостолларга тиңләштерелгән туган абыйлар Кирилл һәм Мефодийны искә алу һәм аларны хөрмәтләү көне.

«Белемнәр тартмачыгы» республика бәйгесе кысаларында мәктәпкәчә белем бирү учреждениелары арасында лэпбуклар бәйгесе узды Мәгариф идарәсендә 23 майда.

25 майда «Шәһәрнең мәдәни мохите» проекты күп кенә кызыклы һәм мавыктыргыч чаралар әзерләде һәм әлмәтлеләрне һәм шәһәр кунакларын мәдәни-күңел ачу чараларына килергә чакыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International