25 май көнне 10.00 дән алып 13.00 сәгатькә кадәр “Мактама-парк” сәүдә үзәгендә Әлмәт онкология диспансеры һәм стоматология поликлиникасы тарафыннан дүртенче “Елмай” хәйрия акциясе оештырылды. Әлеге акция олыларда һәм балаларда онкостоматология авыруларны иртә ачыклау уңаеннан уздырылды.
Белгечләр янына консультация артыннан 96 кеше килде, шуларның 27се балалар. Олылардан бер кешене онкопатологиягә тикшерүгә җибәрделәр.