Бүген без тарихи яктан мөһим вакыйганы - Славян язуы һәм культурасы көнен билгеләп үтәбез. Бу - бөек мәгърифәтчеләр апостолларга тиңләштерелгән туган абыйлар Кирилл һәм Мефодийны искә алу һәм аларны хөрмәтләү көне.
«Белемнәр тартмачыгы» республика бәйгесе кысаларында мәктәпкәчә белем бирү учреждениелары арасында лэпбуклар бәйгесе узды Мәгариф идарәсендә 23 майда.
25 майда «Шәһәрнең мәдәни мохите» проекты күп кенә кызыклы һәм мавыктыргыч чаралар әзерләде һәм әлмәтлеләрне һәм шәһәр кунакларын мәдәни-күңел ачу чараларына килергә чакыра.
27 майдан алып 31 майга кадәр Әлмәт муниципаль районында гражданнар оборонасы буенча команда-штаб өйрәнүләре узачак.
Россиянең Федераль монополиягә каршы көрәшү хезмәте Россия Банкы беоән бергә банкоматлар/түләү терминалларын куллану белән бәйле хезмәтләрне күрсәтү барышында кредит оешмалары, банк түләү агентлары, банк түләү субагентлары, түләү агентлары тарафыннан алына торган акчалата түләү күләме турында мәгълүматны җиткерү буенча киңәшләр эшләп чыгарылды.
22 май көнне 17.00 дән алып 18.00 сәгатькә кадәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан автомобиль йөртүчеләрне массакүләм тикшерү буенча “Тоннель” профилактик операция уздырылды.
2019 елның 1 маенда расланган федераль закон буенча «Суд приставлары турында» ФЗның Россия Федерациясенең халыкара килешүләре нигезендә дәүләтара затларны эзләүне гамәлгә ашыру өлешенә үзгәрешләр кертелде, алар үз көченә 2019 елның 12 маеннан керде.
24 майдан алып 31 майга кадәр Әлмәттә «Татнефть» ГАҖ ярдәме белән «Әлмәт муниципаль районы башлыгы кубогы» Бөтенроссия балалар теннис турниры узачак.
Татарстан Республикасындагы Әлмәт районы буенча Росгвардиянең ведомстводан тыш сак идарәсе ветераннары стажер вазыйфаларындагы һәм бүлекчәдә эшләүчеләр белән бергә егерме ике ел элек хземәт вазыйфаларын башкару вакытында үлгән хезмәттәшләр - милиция майоры Игорь Данилов һәм милиция старшинасы Владмири Долгов күмелгән җирдә куелган һәйкәлләрне демонтажладылар һәм яңаларны урнаштырдылар.
Бу көнне гражданнар оборонасының төрле сигналлары яңгыраячак. Өйрәнүләр вакытында "Барыгызның да игътибарына!", "Һава тревогасы", "Һава тревогасы тәмамланды", "Радиация куркынычы", "Химик тревога" кебек сигналлар яңгырарга мөмкин. Андый чакта тыныч булуыгызны, куркып калмавыгызны сорыйбыз.