Агымдагы елда ремонт планлаштырылган автоюлларның гомуми озынлыгы 63 км. тәшкил итә, шуларның 34 км. - җирле әһәмияттәге юллар.
Айрат Хәйруллин Лермонтов урамында урнашкан велоюллар төзелешен һәм Монтажная урамын тергезү барышын тикшерде.
Алга таба ул Шевченко урамыннан алып Колшәрип боҗрасына кадәр Изаил Зарипов проспектында асфальт-бетон катламын салу, буенча ремонт эшләре барышын, һәм шулай ук асфальт-бетон катламын салу эшләре алып барыла торган Советская урамын ремонтлауны тикшерде.