Әлмәттә балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең хоккей командалары матчлары сезонына нәтиҗәләр ясалды

2019 елның 27 мае, дүшәмбе

Менә тәмамланды да Әлмәт җанатарларына күп шатлыклы һәм истә калырлык мизгелләр бүләк иткән чираттагы хоккей сезоны. Ахыргы нокта булып «Нефтьче» мәдәният сараенда балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе командаларының Россия Беренчелегендә чыгыш ясауга нәтиҗәләр ясау торды. 

«Татнефть» ГАҖ генераль директоры урынбасары Ринат Шафигуллин спорт мәктәбенең яшь тренерлары Антон Кавере, Александр Логинов, Марат Нурмеев һәм фигуралы шуу бүлеге тренеры Юлия Рахматуллинага хезмәт фатирларыннан ачкычлар тапшырды.

Шуннан соң Россия Беренчелегендә бүләкле урыннарга лаеклы булган командаларга медальләр бирелде. Берьюлы өч дружина алтын медальләр яулады («Нефтяник-ЯХЛ», «Нефтяник-2002», «Нефтяник-2007»). Тагын дүртесенә икенче урын бирелде («Нефтяник-2003», «Нефтяник-2004», «Нефтяник-2005»). Шушы нәтиҗәләр буенча Әлмәт балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе Идел буе федераль округындагы иж яхшы Россия хоккей федерациясе итеп танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International