ЯҢАЛЫКЛАР


28
май, 2019 ел
сишәмбе

Әлмәтнең Изаил Зарипов проспектында капиталь ремонт эшләре башкарылу сәбәпле 28 майдан алып  эшләр тәмамланганчыга кадәр   проспектның  Шевченко урамыннан алып Казан-Оренбург юлына (Колшәрип боҗрасы) кадәрге өлешендә  транспорт хәрәкәте чикләнәчәк.

2030 елга кадәр билгеләнгән Әлмәт муниципаль районының иҗтимагый-икътисади үсеш Стратегиясендә  районыбызда белем алу программалары, һәм шулай ук укыту процессы шартларында һәм матди-техник җиһазландыру өлешендә хезмәт базары таләпләренә һәм инновацион икътисад ихтыяҗларына туры килә торган зирәк һәм төрле яктан үсешкә ия булган һөнәри белем алу системасын формалаштыру кирәклеге күздә тотыла.

24 майда Казанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган «Өченче буын» IX Татарстан Республикасы пенсионерлары спартакиадасы узды.

Халыкара балаларны яклау көне - иң тылсымлы, игелекле бәйрәмнәрнең берсе. 

ӘМР Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты 31 майда 15.00 сәгатьтә «Панорама» сәүдә күңел ачу үзәгендә узачак иреклеләр акциясе турында игълан итә. Барлык битараф булмаган кешеләргә катнашырга, хуҗасыз хайваннарга ярдәм күрсәтергә чакыра.

29 майдан алып 31 майга кадәр Әлмәт муниципаль районында «Әлмәт муниципаль районының  гражданнар оборонасы идарәсе органнарын иң югары әзерлек дәрәҗәсенә китерү. Дошманның һөҗүм чараларын куллану шартларында гражданнар оборонасын тыныч вакыттан хәрби вакытка күчерү буенча чараларны үтәү» темасына гражданнар оборонасы буенча команда-штаб өйрәнүләре узачак.

2011 елның 29нчы июнендә Россиянең Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы тарафыннан расланган эшкә яраксызлык битләрен тапшыру тәртибенә 2018 елның 10 апреленнән балалар, шул исәптән инвалид балалар артыннан карау буенча больничный срокларын чикләүне булдырмау өлешендә үзгәрешләр кертелде.

1нче номерлы балалар бакчасында «Һәвәскәр бакчачылар» ярминкәсе узды. Анда тәрбияләнүчеләр махсус ярминкә өчен әзерләнгән рассада, плакат һәм рецептлар китабын тәкъдим иттеләр.


27
май, 2019 ел
дүшәмбе

Дуслык атмосферасында шәһәр һәм район үсеше турында күтәренке күңелле әңгәмә үтте, мәгариф, сәламәтлек саклау, авыллар һәм авыл хуҗалыгы, эшмәкәрлек, флагман проектлары һәм башка кызыклы темаларга кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Бүген Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетында район башлыгы Айрат Хәйруллин катнашуы белән WorldSkills Russia «Яшь профессионаллар» Милли чемпионатында җиңүче, бүләкләнүчеләр һәм катнашучылар белән пресс-конференция узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International