1нче номерлы Әлмәт лицеенда соңгы кыңгырау яңгырады

2019 елның 25 мае, шимбә

Соңгы кыңгырау - төп мәктәп бәйрәмнәренең берсе. Бу иң бәхетле, шатлыклы һәм шуның белән бергә дулкынландыргыч һәм моңсу мизгел.

Берничә ел дәвамында 1нче номерлы лицей-интернат Әлмәт муниципаль районындагы гомуми белем бирү учреждениелары рейтингының беренче бишлегенә керә. 

Район башлыгы укуны тәмамлаучыларны һәм аларның ата-аналарын, укытучыларны бәйрәм белән тәбрикләде. 

Район Советы һәм башкарма комитетының мактаулы грамоталары һәм рәхмәт хатлары укытучылар тарафыннан ата-аналарга тапшырылды. 11 А сыйныф чыгарылыш укучысы Ильяс Мамаюсупов рәхмәт хаты һәм велосипед белән бүләкләнде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International