ЯҢАЛЫКЛАР


17
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан  кырларында  уңыш  формалашу  чоры  башлануны  исәпкә  алып,  республика аграрийлары  үз  эшләрендә  үсемлекләрне  яклау  һәм  тукландыру  мәсьәләләрен  хәл  итәргә  тиеш.  Бу  хакта  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче    урынбасары   Николай Титов Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  сезонлы кыр эшләренең  барышы  турында  сөйләгәндә әйтте. 

Республиканың 8 районнынан якты һәм иҗади яшьләре Әлмәттә җыелдылар. Нефть башкаласында XXIV «Алтын каләм» республика балалар һәм яшүсмерләр матбугаты фестиваленең зона этабы узды. Ул иң максатка омтылышлы яшь журналистларны җыйды.

Сәрән авыл җирлеге составына өч торак пункты - Чуваш Сәрәне, Рус Сәрәне, Кителгә керә. Авыл җирлегендәге йорт биләүләре саны - 252, ел башына булган мәгълүматлар буенча халык саны 596 кеше тәшкил итә. Шушындый мәгълүматлар белән таныштырды бүген эшлекле дүшәмбедә Сәрән авыл җирлеге башлыгы Дмитрий Севастьянов.

Район активы белән узшаг иртәнге киңәшмәдә катнашучылар алдында доклад белән «Дорсигнал» МУП директоры Илдар Нәбиуллин чыгыш ясады. Ул юл хәрәкәте иминиятен тәэмин итү максатыннан бүгенге көндә 476 юл билгесе урнаштырылган, 330ы алмаштырылган.

7нче номерлы мәктәпнең мәктәп лагеренда «Зебра» квест-уены оештырылды. 


15
июнь, 2019 ел
шимбә

Бүген Идел Болгарының исламны кабул итүенә багышланган тантаналы чара - «Изге Болгар җыены» уздырыла, анда Татарстан Республикасының беренче затлары, руханилар вәкилләре, Россия регионнары мөфтиләре, муниципаль берәмлекләрнең башлыклары һәм башка мактаулы кунаклар катнашалар. Бәйрәмдә Әлмәт муниципаль районы делегациясе дә катнаша.

13 июньгә республикада 1 млн. 255 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу – планның 51,8%ы. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.   

14 июнь көнне Әлмәт ММЧ журналистлары Торак сәясәте һәм ТКХ департаменты директоры Җәйдәт Сөләйманов белән очраштылар.

2019 елның март аеннан «Надежда», «Темп», «Успех», «Союз» компанияләре хисап оешмасын алмаштыру турында карар кабул иттеләр, бу хаылкка хезмәт күрсәтүне һәм шул хезмәтләр өчен түләүләрне Казанда урнашкан «Хисап-Мәгълүмат үзәге» ҖЧҖ гамәлгә ашырачагын аңлатты. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен икеләтә өстәлгән түләүләр шушы дүрт идарә итүче компания карамагында булган күп фатирлы йортларда яшәүчеләрнең төп мәсьәләсе булып торды.


14
июнь, 2019 ел
җомга

Бүген Әлмәттә Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешен фаразлау буенча Ведомствоара эшлекле группа утырышы узды. 

Ялларны "Шәһәрнең мәдәни мөхите" проекты белән күңелле уздыр!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International