Әлмәттә республиканың социаль-икътисадый үсешен фаразлау буенча Ведомствоара эшлекле группа утырышы узды

2019 елның 14 июне, җомга

Бүген Әлмәттә Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешен фаразлау буенча Ведомствоара эшлекле группа утырышы узды. 

Утырышның беренче өлешендә Әлмәт муниципаль районының әйдәп баручы сәнәгать предприятиелары вәкилләренең чыгышлары тыңланды. Алар 2018 ел дәвамында үзләренең предприятиеларының социаль-икътисадый үсеше турында хәбәр иттеләр. Шулай ук агымдагы вакыйгалар һәм 2020-2022 елларга үсешне фаразлау турында сөйләделәр.

Алга таба районның башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Андрей Подовалов  2020-2022 елларга Әлмәт муниципаль районының социаль-икътисадый үсешен фаразлау турында мәгълүмат белән чыгыш ясады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International