Репеллентлар - төрле организмнарны куркыта торган матдәләр. Еш кына әлеге терминны кешеләргә һәм җәнлекләргә бик нык комачаулый торган һәм тешләгәндә куркыныч авырулар белән зарарларга мөмкин булган буынтыкаяклыларга (бөҗәкләр һәм талпаннар) карата кулланалар.
2019/2020 хоккей сезонына әзерләнә башлау 1 июльгә планлаштырылган. Бу көнне хоккейчылар тирәнәйтелгән медицина тикшеренүе узачаклар һәм шуннан соң Турциягә юл тотачаклар, анда «җирдәге» күнекмәләргә басым ясалачак. Алар 11 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Буген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов рәислегендә Татарстанның барлык муниципаль районнары белән узган видеоконференция режимындагы киңәшмәдә шул хакта сүз барды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары һәм башка җаваплы затлар катнашты.
Конференция эшендә «Бердәм Россия» партиясенең Әлмәт җирле бүлеге сәркатибе урынбасары - район Советы аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлегенең башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Миңнеханова, Әлмәт муниципаль районы "Әлмәт шәһәре" муниципаль берәмлеге Советындагы депутатлар фракциясе җитәкчесе Николай Бочкарев, район Советы һәм шәһәр Советы депутатлары, беренчел бүлекләрнең сәркатипләре, предприятиелар һәм учреждениелар җитәкчеләре, партия әгъзалары һәм тарафдарлары, «Бердәм Россия Яшьләр Гвардиясе» вәкилләре.
Ел да июньнең өченче якшәмбесендә медицина хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Бүген шушы уңайдан тантаналы бәйрәм чарасы булып узды.
Саранск шәһәрендә 4 июньнән 6 июньгә кадәр «Строймастер-2019» һөнәри осталык милли бәйгесенең Идел буе федераль округы буенча федераль этабы узды. Һөнәри осталык бәйгесендә Идел буе федераль округының барлык республикалары һәм өлкәләреннән диярлек иң яхшы ташчылар, буяучылар, штукатурлар, плиточниклар һәм эретеп ябыштыручылар ярыштылар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны хәбәр итә: кече хуҗалыкларга ярдәм итү программаларын гамәлгә ашыру максатларында, Россиянең менеджмент һәм агробизнес инженерлык академиясе («РИАМА» ФДБМУ) 17 июньнән 19 июньгә кадәр, дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып, фермерлар, авыл хуҗалыгы кооперативлары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар әгъзалары, район (муниципаль) администрацияләрнең авыл хуҗалыгы бүлекләре, КФХ ассоциацияләре җитәкчеләре һәм белгечләре өчен квалификация күтәрү программасы буенча «Крестьян (фермер) хуҗалыкларын оештыру: яшь фермерларга ярдәм итү» темасына көндезге укулар оештыра.
1 июньнән «Римера» КГның генераль директоры Михаил Белов боерыгы нигезендә «Римера» КГның Әлмәт предприятиесының башкарма директоры итеп Илдар Хәйруллин билгеләнде.
Әлмәт районында аграрийлар печәнне (киптерелгән үләнне) һәм сенажны (каклаган консервланган үләнне) әзерләүгә керештеләр. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә хәбәр иткәнчә, 13 июньдә булган мәгълүматлар буенча, авыл хуҗалыкларының күпчелеге терлек азыгын әзерли башладылар. Хуҗалыкларда 200 тоннадан артык печән, 950 тонна сенаж әзерләнгән. Күпъеллык үләннәр 1200 гадан артык мәйданда чабылган, бу чабынлык мәйданның 11%ын тәшкил итә.
Әлмәт районы ЮХИДИ бүлеге светофор сүндереләчәген хәбәр итә. 14 июнь көнне көнне планлы рәвештә түбәндәге урыннарда светофор сүндерелү каралган.