Юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча чаралар турында фикер алыштылар бүген Әлмәттә

2019 елның 17 июне, дүшәмбе

Район активы белән узшаг иртәнге киңәшмәдә катнашучылар алдында доклад белән «Дорсигнал» МУП директоры Илдар Нәбиуллин чыгыш ясады. Ул юл хәрәкәте иминиятен тәэмин итү максатыннан бүгенге көндә 476 юл билгесе урнаштырылганы, 330ы алмаштырылганы турында хәбәр итте.

Ул шулай ук «Дорсигнал» МУПнең әлмәтлеләрнең мөрәҗәгатьләрен үз вакытында һәм тиешенчә хәл итүен билгеләде. 2019 елның 2 кварталы дәвамында әлмәтлеләрдән 36 мөрәҗәгать кабул ителде (30ы хәл ителде). Барлык заявкалар юл хәрәкәте иминиятенә кагылдылар. Гомумән 135 мең сумлык эшләр башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International