Әлмәтлеләр «Изге Болгар жыенында» катнашалар

2019 елның 15 июне, шимбә

Бүген Идел Болгарының исламны кабул итүенә багышланган тантаналы чара - «Изге Болгар җыены» уздырыла, анда Татарстан Республикасының беренче затлары, руханилар вәкилләре, Россия регионнары мөфтиләре, муниципаль берәмлекләрнең башлыклары һәм башка мактаулы кунаклар катнашалар. Бәйрәмдә Әлмәт муниципаль районы делегациясе дә катнаша.

Бәйрәм рухи музыка концерты белән башланды, шуннан соң ул ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуы белән тантаналы өлеш белән дәвам итте. шулай ук җыелганнар алдында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Мөселманнарның үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин һәм башкалар чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International