Ничек торак-коммуналь хезмәтләр өчен икеләтә өстәлгән түләүләр белән мәсьәләне хәл итәргә?

2019 елның 15 июне, шимбә

14 июнь көнне Әлмәт ММЧ журналистлары Торак сәясәте һәм ТКХ департаменты директоры Җәйдәт Сөләйманов белән очраштылар.

2019 елның март аеннан «Надежда», «Темп», «Успех», «Союз» компанияләре хисап оешмасын алмаштыру турында карар кабул иттеләр, бу хаылкка хезмәт күрсәтүне һәм шул хезмәтләр өчен түләүләрне Казанда урнашкан «Хисап-Мәгълүмат үзәге» ҖЧҖ гамәлгә ашырачагын аңлатты. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен икеләтә өстәлгән түләүләр шушы дүрт идарә итүче компания карамагында булган күп фатирлы йортларда яшәүчеләрнең төп мәсьәләсе булып торды.

Очрашуда Җәүдәт Сөләйманов агитация һәм хокуксыз рәвештә билгеләнгән хисаплар белән хәл турында әңгәмәне алып барды, аптыраган кешеләргә кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында киңәш бирде. Ул аңлатканча, «ЕРЦ – «Татэнергосбыт» ҖЧҖ исәпләгән торак-коммуналь хезмәтләрне түләү квитанцияләре идарә итүче компанияләр тарафыннан июльдә таратылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International