13 июньгә республикада 1 млн. 255 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу – планның 51,8%ы. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Министр хәбәр иткәнчә, хезмәтне саклау өлкәсендә 2019 ел башланганнан бирле Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 574 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 5 млн. 635 мең сумлык 144 карар чыгарылган. Үзлегеннән җайга салынучы оешма тарафыннан 566 оешма әгъзасына тикшерү уздырылган.
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының 2019 елга инвестицион программасын гамәлгә ашыру буенча - 7 мең 838 фатирлык гомуми мәйданы 438,3 мең кв. м. булган 165 йорт файдалануга тапшырылырга тиеш. 2019 елның 13 июненә статистика органнарына гомуми мәйданы 119,4 мең кв. метр булган 2 мең 69 фатирлык 45 йорт буенча хисап тапшырылган: 60 объект әзер диярлек, уртача әзерлектә – 19, 41ендә эшләр күп әле.
Аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү буенча, министр хәбәр иткәнчә, 2019 елга бүленгән бюджет акчалары чикләрендә 132 гаиләне торак белән тәэмин итү каралган. Шул исәптән 5 һәм аннан да күбрәк баласы булган 33 күп балалы гаиләгә дә сертификатлар рәсмиләштерелгән. Шулардан 21 чернобыльчегә һәм 18 мәҗбүри күченүчегә һәм 1 Ерак Төньяктан мәҗбүри күченүчегә сертификатлар рәсмиләштерелгән. Моннан тыш, 54 яшь гаиләне торак белән тәэмин итү карала.
2019 елгы күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча бүгенгә 29 йорт әзер диярлек, 30ы – уртача әзерлектә, 4сендә эшләр күп әле.
Индивидуаль торак төзелеше өлешендә республика буенча пландагы 7 мең 325 йорттан 4 мең 171 объект гамәлгә кертелгән.
14 июньгә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең башкарма комитетлары (Советлары) биналарына капиталь ремонт эшләре дәвам итә. 11 объектта эшләр оештырылган. 21 объектның 20сендә эшләр бара.
Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе Василий Кудряшов та чыгыш ясады. Ул республикада юлларны ремонтлаганда ясалган норма бозулар турында сөйләде. Рөстәм Миңнеханов намуссыз подрядчыларга карата тиешле дисциплинар чара күрергә кушты. «Без яхшы юллар салырга тиеш, моңа бит шактый гына акча бүлеп бирелә. Барысын да җентекләп тикшерергә кирәк: асфальт-бетон катнашмасының сыйфатын да, кирәкле технологияләрне грамоталы үтәүне дә. Әгәр подрядчылар нормаларны бозалар икән, аларга җәзасын да бирергә кирәк. Бездә аның өчен штарфлар каралган. Бозылган нормаларны подрядчылар үзләре үк төзәтергә тиеш», - диде ТР Президенты.
Республика басуларындагы агымдагы кыр эшләре турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Николай Титов хәбәр итте.
Николай Титов билгеләп үткәнчә, бүген басуларда җаваплы чор башланды – уңышны формалаштыру чоры. «Хәзергә мөһим мәсьәлә – үсемлекләрне саклау һәм тукландыру. Бу эшләр чүп үләннәреннән, зарарлы бөҗәкләрдән арынырга, шулай ук үсемлекләрне файдалы элементлар белән тукландырырга ярдәм итә. Бурыч – вегетация чорында физик гектарларның 4 млн гектарын эшкәртеп өлгерү», - диде ул.
Республикада культуралар төрле фазаларында эшкәртелә. Уҗым культуралары башак яра. Бу иң җаваплы чорларның берсе, чөнки агротехник чараларны дөрес кулланырга кирәк, диде Николай Титов.
Нотыкчы билгеләп үткәнчә, стационар эретмә нокталарында әзерләнгән номальләштерелгән суны куллану – төп таләпләрнең берсе. Бүген Әтнә, Кукмара һәм тагын берничә башка район бу эшкә җитди карый.
Николай Титов терлек азыгы әзерләүгә дә аерым тукталды. Ул искәрткәнчә, хуҗалыклар алдында терлек азыгы өчен беренче кат печән чабуны 20 июньгә тәмамлау бурычы куелган. «Республиканың бөтен территориясендә печән чабу өчен оптималь дәвер башланды. Тулаем тиешенчә кышлау өчен кимендә 1,8 млн. тонна азык берәмлеге әзерләргә кирәк», - диде Николай Титов.
Актуаль мәсьәләләр урыннарда да каралды.