Әлмәттә барысы да бик яраткан «Шәһәрнең мәдәни мөхите» чаралары узачак

2019 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

Бу ялларда «Шәһәрдә мәдәни мөхит» проекты чаралары Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган булачак.

5 июль көнне "Шәһәрдә мәдәни мохит" проекты кысаларындагы чаралар “Саулык” һәм “Шәмсенур” паркларында, шарлавыклы буаларда, Тельмана урамы, 51 йортының ишегалдында урнашкан 1нче почелокта үтәчәк. Чаралар 17.00 сәгатьтә башлана.

6 июль көнне  бәйрәм  чаралары  16.00 сәгатьтә Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында башланачак. 18.00 сәгатьтә чаралар “Яшьлек” һәм Әлмәтнең 60 еллыгы исемендәге скверында, “Шәмсенур” паркында, “Әдәби ишегалды” скверында һәм шәһәр пляжында үтәчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International