24 июньдә 2012 елдан бирле ел саен Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән бергә Татарстан Республикасының Студентлар лигасы уздыра торган Татарстан Республикасының Яшьләр торак бәйгесе - 2019 старт алды.
Татарстан Республикасының яшьләр сәясәте лидерлары арасында Татарстан Республикасында социаль ипотека программасы буенча торакны алу максаты белән уздырыла торган бәйге яңа фатирларны ташламалы шартларда уникаль сатып алу мөмкинлеге бирә, бу үз чиратында яшьләрнең лидерлары өчен көчле мотивация булып тора. Ел саен бәйгедә социаль ипотека программасында катнашырга хокук бирелә торган 49 җиңүче ачыклана.
Бәйгедә катнашыр өчен кирәкле документлар 13 августка кадәр Оештыру комитетының адресына, mol_ipoteka@mail.ru электрон почтасына җибәрелергә тиеш. Бәйгенең нәтиҗәләре инде 6 сентябрьдә ук билгеле булачак.
Бәйгедә катнашу һәм аны үткәрү мәсьәләләре буенча бәйгенең оештыру комитетына мөрәҗәгать итәргә кирәк:
Рәсми vk-страница: vk.com/mol_ipoteka
Рәсми инстаграм-аккаунт: instagram.com/mol_ipoteka/
тел.: 8 (986) 710-88-15,
e-mail: mol_ipoteka@mail.ru.